Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Бүген, 2021 елның 2 августында, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.     Яңа коронавируслы инфекция таратуга каршы тору чаралары турында.

Минвәлиев Ильяс Илдус улы - Кама Тамагы Үзәк район хастаханәсенең баш табибы;

2.       Кама Тамагы районы электр элемтәсе узелының (РУЭС) финанс-хуҗалык эшчәнлеге турында һәм социаль әһәмияткә ия объектларга кадәр җепселле-оптик элемтә линиясен төзү программаларын үтәүнең барышы турында.

Нәбиуллин Миннур Нурулла улы - Кама Тамагы РУЭС башлыгы;

3.     Запаста булган гражданнарны мобилизацион халык резервында булу турында контракт төзү өчен сайлау турында.

Мещанов Александр Васильевич - Кама Тамагы районының хәрби комиссары;

4.      (26-31.07.2021) атнада үткәрелгән эш турында «Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы» муниципаль берәмлеген төзекләндерү буенча мәгълүмати хәбәр.

Дәүләтшин Раил Хәмит улы - “Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогы” муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International