Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итүе

2021 елның 3 августы, сишәмбе

2021 елның 3 августында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов гражданнарны шәхси сораулары буенча чираттагы кабул итте.

Гражданнарны кабул итү - киләчәктә аларны хәл итү белән мөһим мәсьәләләр турында турыдан-туры фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек ул. Кама Тамагы халкы җир мөнәсәбәтләренә кагылышлы төрле сораулар, матди чараларның җитешсезлекләре белән мөрәҗәгать итә. 

Алдан язылу өчен телефон: (84377) 2-14-51. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне, җаваплы белгечләрне җәлеп итеп, 14.00 сәгатьтә уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International