Ел саен 3 августта күп кенә илләрдә тәмле бәйрәм – карбыз көне билгеләп үтелә. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Күңелле карбыз көне»дип исемләнгән тематик сәгать үткәрделәр. Китапханәче карбызның кайда һәм ничек үсүе, нинди гаиләгә каравы, нинди формадагы булуы турында сөйләде.
Чарада катнашучылар бик теләп викторина сорауларына, табышмакларга җавап бирделәр, бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр.