2021 елның 10 августында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов гражданнарны шәхси сораулары буенча чираттагы кабул итте.
Гражданнарны кабул итү - киләчәктә аларны хәл итү белән мөһим мәсьәләләр турында турыдан-туры фикер алышу өчен менә дигән мөмкинлек ул. Кама Тамагы халкы җир мөнәсәбәтләренә кагылышлы төрле сораулар, матди чараларның җитешсезлекләре белән мөрәҗәгать итә.
Алдан язылу өчен телефон: (84377) 2-14-51. Кабул итү атна саен сишәмбе көнне, җаваплы белгечләрне җәлеп итеп, 14.00 сәгатьтә уза.