2021 елның 10 августында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы Кама Тамагы муниципаль районының фельдшерлары һәм җирлек башлыклары белән очрашты.
Утырышта катнашучылар райондагы вәзгыять турында сөйләштеләр, халыкны вакцинацияләү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Дискуссия барышында Кама Тамагы Үзәк район хастаханәсе баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы чыгыш ясады.