Кама Тамагы муниципаль районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә теркәлгән эшсез гражданнар саны 2021 елның 1 августына 76 кеше тәшкил итте (01.08.2020 елга - 154 кеше).
Теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 2021 елның 1 августына эшче көчләр санының 0,95% ын тәшкил иткән (01.08.2020г - 1,95%).
Эш бирүчеләр тарафыннан күрсәтелгән вакансияләр саны 2021 елның 1 августына 124 берәмлек тәшкил итә (01.08.2020гка - 98 берәмлек). Вакансияләрнең күпчелеге: эшкәртү производстволары (27 вакансия), авыл хуҗалыгы (21 вакансия), сәламәтлек саклау (6 вакансия), төзелеш (4 вакансия), мәгариф (3 вакансия) кебек тармакларда.
Табиблар, бухгалтер, инженерлар, агрономнар, тракторчылар, терлекчеләр, сыер савучылар, ярдәмче эшчеләр бүгенге көндә иң кирәкле белгечлекләргә ия.
Шулай ук ихтыяҗ булган вакансияләр турында Сез «Работа в России» https://trudvsem.ru/порталында таныша аласыз.