Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында 16.08.2021 елдан башлап 27.08.2021 елга кадәр 8 (84377) 2-12-46 телефоны буенча балалар товарларының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация бирү оештырылды.
Консультацияләрне көн саен (шимбәдән һәм якшәмбедән тыш) 8.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр алырга мөмкин:
- Зеленодольск территориаль бүлегенең 8 (84377) 2-12-46 телефоны буенча,
- «Татарстан Республикасында ЦГиЭ» ФБУЗ филиалының консультация пункты телефоны буенча 8 (84371) 5-66-11 һәм 5-62-92.