2021 елның 12 сентябреннән 16 сентябренә кадәр «Кайтам» Бөтенроссия проектын уздыру планлаштырыла

2021 елның 16 августы, дүшәмбе

2021 елның 12 сентябреннән 16 сентябренә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнеханов һәм Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Звёздный» лагерен укыту һәм савыктыру үзәгендә «Кайтам» Бөтенроссия проектын уздыру планлаштырыла.

Проект яшь белгечләрне Татарстан Республикасының хәзерге авыл территорияләре чынбарлыгына җайлаштыруның локаль программаларын эшләүгә һәм авыл хуҗалыгы тармагында инновацион проектларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Проектта катнашучылар авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренең кейсларын хәл итәләр, бу тармакның нәтиҗәлелеген күтәрүгә, һөнәри эшчәнлектә яңа карарлар һәм алымнар чыгаруга ярдәм итә.

Катнашучыларны конкурс сайлавы 2021 елның 5 сентябренә кадәр түбәндәге сылтама буенча ачылды: https://clck.ru/WKjSq.

Яшәү, туклану, трансфер (Казан - «Зёздный» ДОЛ - Казан)
«Кайтам» проектын уздыру чорында белем бирү программасы кабул итүче як акчалары исәбеннән, Казан шәһәренә кадәр барып җитү һәм кире кайту өчен җибәрелә торган як исәбенә тәэмин ителә.

Проекта оештыручыларның контакты: «ТР АМО» ТИО рәисе Шувалова Д.Д., 7 (843) 221-75-97, электрон почта адресы: amo-rt@mail.ru.

Укыту программасы белән биредә укыту программасы белән танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International