Кама Тамагы муниципаль районының Иске Барый авыл җирлегендә гражданнар җыены (җыелышы)

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

2021 елның 18 августында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Иске Барыш авыл җирлегендә гражданнар җыелышы булды.

Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды:

1. Авыл җирлеге башлыгы Җиһаншин Илшат Рәхимҗан улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр һәм үзара салым акчаларына эшләр башкару бурычлары турында мәгълүмат.

1.1. 2021 елның 19 сентябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын булачак сайлаулар турында мәгълүмати хәбәр.

2. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Вәлиев Илфат Илдар улы кече хуҗалыкларга дәүләт ярдәме чаралары турында.

3. Үзәк район хастаханәсе вәкиле яңа коронавир инфекциясен таратуга каршы тору чаралары турында сөйләде.

4. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховның муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турындагы чыгышы.

Җыелыш азагында авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International