Кама Тамагы муниципаль районының Иске Казиле авыл җирлегендә гражданнар җыелышы (җыены)

2021 елның 19 августы, пәнҗешәмбе

2021 елның 18 августында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Иске Казиле авылында, Иске Казиле авыл җирлегенең Караталга авылында гражданнар җыелышы булды.

Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды:

1. Авыл җирлеге башлыгы Сагьдиев Илдус Хатипович җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр һәм үзара салым акчаларына эшләр башкару бурычлары турында мәгълүмат.

1.1. 2021 елның 19 сентябрендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын булачак сайлаулар турында мәгълүмати хәбәр.

2. Кече хуҗалыклар субъектларына дәүләт ярдәме чаралары турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе вәкиле.

3. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховның муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында чыгышы.

Җыелыш азагында авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International