2021 елның 19 августында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Балтач һәм Олы Кариле авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышы булды.
Көн тәртибендә түбәндәгеләр каралды:
1. Авыл җирлеге башлыгы Мөхәммәдуллин Динар Имаметдин улы һәм Гарифуллин Фәрук Госман улы җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр һәм үзара салым акчаларына эшләр башкару бурычлары турында мәгълүмат.
1.1. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатларын киләсе сайлаулар турында 2021 елның 19 сентябрендә мәгълүмати хәбәр.
2. Кама Тамагы Үзәк район хастаханәсенең баш табибы Минвәлиев Ильяс Илдус улы яңа таҗ инфекциясе таралуга каршы тору чаралары турында.
3. Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхатович чыгышы муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында.
Җыелыш азагында авыл халкын борчыган сорауларга җаваплар бирелде.