Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтү

2021 елның 20 августы, җомга

Хөрмәтле гражданнар! «Татарстан Республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне мониторинглау идарәсе» ФДБУ Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары һәм гадәттән тыш янгын куркынычы турында шторм кисәтү килде.

2021 елның 21-26 августында Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның югары янгын куркынычы (4 класс) һәм урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы (5 класс) сакланачак.

Янгынның төп билгеләре: янгын исе, төтене, кошлар, хайваннар, бөҗәкләрнең үз-үзләрен тотышы, аларның бер якка күчүе.

Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына "101,112"  мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек буе шәһәр һәм мобиль телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International