Районда традицион җыеннар дәвам итә. Алар һәр авыл җирлегендә уза.
Бүген, 2021 елның 20 августында, җыеннар Зур Алтай һәм Яңасала авыл җирлекләрендә узды
Халык җыеннары эшендә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Авхатович катнашты, район территориясендә максатчан программаларның гамәлгә ашырылуы һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында сөйләде.
Авыл җирлекләре башлыклары җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына эшләр башкару бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясадылар.
Халык җыен вакытында сораулар бирә һәм аларга җавап ала.