Үзәк район хастаханәсенең хезмәт коллективы белән очрашу булды

2021 елның 1 сентябре, чәршәмбе

Кама Тамагы муниципаль районында район предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәт коллективлары белән җыелышлар дәвам итә.

Бүген, 2021 елның 1 сентябрендә, район үзәк хастаханәсенең хезмәт коллективы белән очрашу булды, анда Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Наил Альберт улы Вазыхов һәм Татарстан Республикасы гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Рафис Җәүдәт улы Хәбибуллин катнашты.

Район башлыгы район территориясендә максатчан программаларның гамәлгә ашырылуы һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында җентекләп сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International