Ел саен Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы “Татарстан Республикасы иҗат яшьләре академиясе” төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2009 елдан бирле “Өскә!” республика бәйгесе үткәрә.
Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары өчен идарәче кадрларны әзерләү һәм стажировкалау механизмын формалаштыруга юнәлтелгән.
2021 елның 31 августыннан конкурсның гариза кампаниясе ачылды. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2021 елның 8 октябренә кадәр Конкурс сайтында кабул ителә http://www.rezervrt.ru/projects/vverx/.
Конкурста Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче, Татарстан Республикасының дәүләт телләрен белүче, бакалавриаттан, специалитеттан түбән булмаган 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Конкурс нәтиҗәләре буенча финалистлар Татарстан Республикасы дәүләти гражданлык хезмәте резервына керергә, республика министрлыкларында һәм ведомстволарында стажировка узарга мөмкинлек алачак.