2021 елның 2 сентябрендә "Куйбышев исемендәге флотның ремонт базасы" ЯАҖ хезмәткәрләре белән җыелыш булды, анда Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альбертович һәм РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы катнашты.
Район башлыгы район территориясендә максатчан программаларның гамәлгә ашырылуы һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында җентекләп сөйләде.
Җыелыш азагында халыкны борчыган сорауларга җаваплар бирелде.