2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны уртак кабул итү практикасы дәвам итә.
2021 елның 14 сентябрендә 14.00-16.00 сәгатьләрдә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчелеге вәкиле тарафыннан гражданнарны кабул итү узачак.
Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәләрендә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.
Медицина мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына алдан ук (843) 236-41-80 телефоны аша язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яки Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.