2021 елның 5 сентябрендә Маннапова Наилә Газизулл кызын 90 яшьлек юбилее белән Малосалты авыл җирлеге башлыгы Айрат Җиһаншин һәм Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы котлады.
Маннапова Наилә Газизулл кызы 1931 елның 5 сентябрендә Кече Салтык авылында туа. Балалар һәм үсмерләр сугыш елларына туры килделәр. Әти сугышның беренче көннәреннән үк фронтка киткән һәм кайтмаган. Әнисе кулында 5 ятим бала калды. Өлкән абыйсы әнисенә булыша, ә Наилә апа 3 баланы карый.
Сугыш елларында һәм сугыштан соң колхозда авыр эш башкарырга туры килде.
Аңа бөтен авыл эше таныш, кул арбасында урманнан печән һәм утын ташыйлар. Бу арбаны тауга төртеп, таудан тотып тору ничек авыр булса, бу аның балачак мизгеленең бер өлеше генә.
"Без ятим тормышының ачысын татыдык, күзгә-күз ачтан очраштык. Әмма, тормышның барлык кыенлыкларына карамастан, мин сугыш булмасын һәм җирдә тынычлык булсын өчен теләк белән яшәвемне дәвам итәм".
1955 елда кияүгә чыга һәм ире Хәбир белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.
Озак еллар “Ирек” колхозында сыер савучы булып эшләде, җитәкчеләрдән мактау хатлары белән бүләкләнде, алдынгы урыннарны яулады.
Бүгенге көндә Наилә апа улы Зөфәр гаиләсе белән кадер-хөрмәт белән яши.