Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2021 елның 6 сентябре, дүшәмбе

Бүген, 2021 елның 6 сентябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә узды.

Киңәшмә барышында түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1.     Яңа коронавируслы инфекция таратуга каршы тору чаралары турында.

Минвәлиев Ильяс Илдус улы - Кама Тамагы Үзәк район хастаханәсенең баш табибы.

2.       Запаста булган гражданнарны мобилизацион халык резервында булу турында контракт төзү өчен сайлап алу нәтиҗәләре турында.

Заһидуллин Ринат Марат улы - Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе.

3.       Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге эше турында.

Хөснетдинов Илназ Хәлим улы - Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы;

4.       Яңа 2021-2022 уку елында спорт төркемнәрен, секцияләрне һәм күнегүләр белән комплектлау турында.

Ильина Эльвира Альберт кызы - Кама Тамагы муниципаль районы спорт мәктәбе директоры;

5.     Акчарлак» спорт-савыктыру комплексы эшчәнлеге турында.

Мирзакантова Розалия Варисовна - "Акчарлак" СОК директоры.

6.         Сигезенче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатларны сайлауларны әзерләгәндә һәм уздырганда чаралар турында.

Гыйльметдинов Илмир Илдус улы - Кама Тамагы районының Территориаль сайлау комиссиясе рәисе.

Васильев Андрей Ильич - Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча “Югары Ослан” бүлеге “Кама Тамагы” полиция бүлекчәсе башлыгы урынбасары.

Бобров Дмитрий Владимирович - Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсенең профилактик эш идарәсенең Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсенең районара күзәтүчесе.

7.       Социаль куркыныч хәлдәге (СОП) гаиләләр белән эшләү турында.

Сороковнина Елена Владимировна - Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International