Бүген, 2021 елның 8 сентябрендә, Кама Тамагы муниципаль районының Караталга авылында “Авыл кибете” республика программасы буенча яңа кибет ачылды.
Кибет ачылу халыкның беренче кирәк булган товарларга ихтыяҗын канәгатьләндерәчәк. Ул авыл халкына һәм кунакларына хезмәт күрсәтәчәк.
Тантаналы чарада алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Готыф улы, Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Рәшат Рифкать улы катнашты.