2021 елның 9 сентябрендә өч авыл җирлегендә гражданнар җыены узды: Осинников, Теньков, Красновидово авыл җирлекләрендә. Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы, район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре һәм җитәкчеләре катнашты.
Муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында җыелучыларга Наил Альберт улы сөйләде.
Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, 2021 елның беренче яртыеллыгында җирлек территориясендә башкарылган эшләр һәм үзара салым акчаларына эшләр башкару бурычлары турындагы нотык белән авыл җирлекләре башлыклары чыгыш ясады.
Җыелышта шулай ук борчыган проблемалар турында да сораулар күтәрелә, җыелыш йомгаклары буенча районның тиешле хезмәтләренә йөкләмә бирелде.