Районда традицион җыеннар дәвам итә. Алар һәр авыл җирлегендә уза.
2021 елның 10 сентябрендә Клянча, Зур Тигәнәле, Варварино авыл җирлекләрендә гражданнар җыелышлары узды. Җыелышта Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы Вазыхов Наил Альберт улы, район предприятиеләре һәм оешмалары вәкилләре һәм җитәкчеләре катнашты.
Муниципаль район территориясендә максатчан программаларны гамәлгә ашыру һәм муниципаль районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре турында җыелучыларга Наил Альберт улы сөйләде.
Авыл җирлекләре башлыклары җирле үзидарә органнары эшчәнлеген оештыру, җирлек территориясендә 2021 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләр һәм үзара салым акчасына эшләр башкару бурычлары турындагы доклад белән чыгыш ясадылар.
Халык җыен вакытында сораулар бирә һәм аларга җавап ала.