Казанда 11 сентябрьдә көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре ачылды. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, районыбызның шәхси ярдәмче хуҗалыклары вәкилләре казанлылар өчен күркәм сәүдә өстәлләре оештырып, актив катнаштылар.
Ярминкәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Мәхмүтов Марсель Азат улы, Татарстан кулланучылар оешмалары берлеге идарәсе рәисе Шәймәрданов Рашат Рифкать улы, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улы булдылар.
Шәһәр халкы бик теләп сөт, яшелчә, шикәр, он һәм арзан бәядән башка продукция сатып алды.