2021 елның 11 сентябрендә Сатлыган авылында иске мәчет урынында, авыл уртасында, иске мәчет манарасы ачылды. 1853 елны төзелгэн мәчетнең, егерменче гасыр башында юкка чыгып, ә менә шул мәчетнең манарасы сакланып калуы турында "Идел таңнары" битләрендә мәкаләләр басылып чыккан иде.
Манара ачу тантанасында Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Әухәт улы Габидуллин, район имам-мөхтәсибе Галимулла хәзрәт Яруллин, Уразлино авыл җирлеге узидарәсеннэн Әминә Хәсип кызы Зәйнуллина, авыл җирлеге имамы Яhуд Галимов, Казан шәhәреннән ТНВ каналыннан журналист Фазлиева Ләйсирә, авыл халкы, кайткан кунаклар катнашты.