Түләүсез юридик ярдәм

2021 елның 17 сентябре, җомга

Хөрмәтле каматамагылылар! 2021 елның 1 октябрендә 11:00 сәгатьтән 12: 30 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан видеоконференцэлемтә режимында өлкәннәр көнен бәйрәм итүгә багышланган муниципаль район халкына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү планлаштырыла.

Сорауларны 26 сентябрьгә кадәр электрон адреска юллавыгызны сорыйбыз Kamuste.Sekretar@tatar.ru - хат темасына «юридик ярдәм» сүзләре языла, шулай ук элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә, яки (884377) 2-12-52 номеры буенча шалтыратырга кирәк.

Видеоконференциядә катнашу өчен сораулар җибәргән гражданнарга конференция залына килү мәҗбүри булып тора (адрес: администрация бинасы, утырышлар залы, Кама Тамагы штп, Калинин ур., 31).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International