Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
2021 елның 20 сентябрендә 23 сәгатьтән 21 сентябрьдә 9 сәгатькә кадәр метеорологик күренешнең көчәюе турында Консультация-кисәтү
2021 елның 21 сентябрендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән һавада һәм туфракта -2˚ка кадәр кырау көтелә.
Температура түбәнәю сәбәпле, электр көнкүреш приборларын һәм газ җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, кулдан ясалган җылыту җайланмаларын куллану, мичләрне эксплуатацияләгәндә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында техноген янгыннар барлыкка килү ихтималы арта.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе кисәтә:
- төзек булмаган электр приборларыннан, шулай ук зыян күргән изоляцияле приборлардан файдаланырга ярамый;
- кулдан ясалган электр приборларын һәм предохранительләрен кулланырга ярамый, бары тик заводта эшләнгән приборлардан гына кулланырга ;
- яңа электр җиһазларын сатып алганда һәм урнаштырганда, әлеге эшләнмәнең сертификацияләнүе мөһим, ә эксплуатация алдыннан инструкциясен игътибар белән укыгыз;
- тиз янып китә торган предметлар һәм материаллар янына электр приборлары урнаштыру тыела;
- эшләп торган электр приборларын озак вакытка караучысыз калдырырга ярамый;
- берничә приборны бер розеткага тоташтыру катгый тыела;
- электр вилкасы яки электр приборының үзе кызуы ачыкланган очракта, кичекмәстән аны сүндерегез.
Электр приборларын кулланганда сезнең куркынычсызлыгыгыз игътибарлыкка һәм саклыкка бәйле.
Кырау аркасында авыл хуҗалыгы культураларының - чәчәкләрнең һәм җимеш культураларының һәм җылылык яратучы үсемлекләрнең зарарлану һәм һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр үсентеләрне саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Яшь үсемлекләрне кыраулардан коткару ысулы буларак, бакчачылар еш кына аларны каплап куялар. Материал җылылыкны аз үткәрүчәнлеккә ия булырга тиеш (тупас гофрирланган кәгазь, куыклы пленка, салам яки камыштан ясалган маталар). Үсемлекләрне кыраудан төтенләү ярдәмендә дә сакларга мөмкин, моның өчен төтен шашкалар кулланырга яки учак ягарга мөмкин. Төтен шашкалары чәчәкле агач өчен зарарсыз төтен чыгара торган матдә катнашмасы белән тулган. Төтен шашкасы 8-10 минут эшли. Төтенле учак әзерләү өчен, юеш салам, чыбык-чабык, үлән, торф, агач, чүп үләннәре, көнкүреш чүп-чары кулланалар - әкрен генә янган (пыскып) һәм күп төтен (тышкы яктан дымлы материаллар белән капларга мөмкин). Эш шунда ки, бакчаны кыраудан төтен саклый, ул җир өстеннән сузылып ята һәм аңа суынырга - үз җылысын бирергә мөмкинлек бирми.
Теләсә нинди бәла-каза очрагында сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номерына - "112" номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.