«Нечкәбил» республика матурлык, аналар һәм гаилә конкурсы кысаларында ел саен Татарстан гаиләләре фестивале уза. Быел «Гаилә барлык телләрдә» фестивале яңа форматта, Татарстан халыклары дуслыгы йортыннан Facecast стриминг платформасы аша чараның турыдан-туры эфирын трансляцияләү белән узачак. Шул рәвешле катнашучы гаиләләр турында республикада гына түгел, аннан читтә дә беләчәкләр.
Татарстан гаиләләре фестивале 25 сентябрьдә, 2 һәм 9 октябрьдә 11.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр Facecast платформасында узачак (https://facecast.net/w/sr2v5q).