ЯҢАЛЫКЛАР


27
май, 2015 ел
чәршәмбе
23 май Яшел Үзән шәхәрендә прокуратура хезмәткәрләре арасында IV Спартакиада узды. Бу чарада 150 кешедән артык хезмәткәрләр катнашты.Уеннар 8 спорт төре буенча узды: йөзү,бадминтон,шахмат, өстәл теннисы,җиңел атлетика,гир спорты, волейбол һәм мини-футбол.
Казанның “Тынычлык” мәчетендә ТР Голәмәләр шурасы утырышы булды.
“ТР яшьләре һәм булдыклылары” төркеме безнең районда туристлык маршруты эшләүгә кереште.
9 һәм 11 сыйныф укучыларының чыгарылыш сыйныфлары өчен имтиханнар башланды.

Хөрмәтле Каматамагылылар! Искә төшереп китәбез, Кама Тамагы МР  "Халык инвентаризациясе" акциясе дәвам итә. Ул районыбызның архитектура кыяфәтенә негатив тәэсир итүче, чүплекләр килеп чыгуына булышучы хуҗасыз биналар һәм буш җир участокларны ачыклау эшенә юнәлгән.

Кама Тамагы МР ришвәтчелек күремнәрен бетерү максатларында Кама Тамагы штп. территориясендә "Ришвәтчелек сораулары буенча гражданнар мөрәҗәгате" өч махсус ящик урнаштырылган(килгән хатлар ай саен алына). Шулай ук ришвәтчелек күремнәре турында хәбәр итү өчен "Ышаныч теелфоны" эшли: 8 (84377) 2-11-51.
ТР да коену сезоны 29 майдан ачыла. Шул сәбәпле Республика ГИМС МЧС инспекторлары сулыкларның,елгаларның һәм башка пляңларны карап,тикшереп йөриләр.
Затон урта мәктәбенең 5-8 сыйныф укучылары гомумбелем бирү оешмаларында укучыларның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Бөтенроссия “Хезмәт һәм оборонага әзер!” физкультура-спорт комплексы фестиваленең муниципаль этабында катнашты.
Затон урта мәктәбендә Кондратенко Гөлнара "Наркотиксыз тормыш"темасына укучылар белән әңгәмә үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International