ЯҢАЛЫКЛАР


28
май, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Кама Тамагы муниципаль районының 19 авыл  җирлегендә  җирле үзидарэнең вәкиллекле органнарына сайлауларга кандидатларны алдан тавыш бирү,ягъни икенче төрле әйткэндә “праймериз” үткәрелде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән 2015 ел Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Ел кысаларында ял итү яшел зоналарын реконструкцияләүдә күләме һәм планы буенча бик зур программа тормышка ашырыла.
Муниципаль район торак пунктлары территорияләрен санитар чистартуны тәэмин итү һәм аларны санитария-эпидемиологик һәм халыкның экологик куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирүче хәлгә китерү максатында, ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсен үтәү ниятеннән муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе «2015 елның 1 апреленнән 31 майга кадәр торак пунктлары территорияләрен санитар чистарту буенча ике айлык үткәрү турында»гы карар чыгарды.
Кадет мәктәбендә 5-10 сыйныфлар белән җыеннар оештырылды.
Кадет мәктәбендә ГТО Декадасына нәтиҗәләр ясалды.
Буген,28 май Россиядә Чик саклаучы Көне билгеләнеп үтелә. Бу бәйрәм Ватан чигендә хезмәт итүчеләргә багышланган.
Кичә Бөтенроссия китапханә Көнендә "Китап һәм яшьләр" чыгулы семинары булды. Семинар Олы Кариле авылы мәдәният йорты һәм китапханәсе базасында уздырылды.
27 май 15.00 сәгаттә Кама Тамагы муниципаль районы мәдәният йортында "Хәтерләү өчен..."дип исемләнгән хәйрия концерты булып узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International