Эшмәкәрләрне кабул итү

2021 елның 24 сентябре, җомга

Хөрмәтле эшмәкәрләр !

 2021 елның 28 сентябрендә 12.00 сәгатьтә район мәдәният йорты бинасында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Габделганиев Фәрит Солтан улы һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Наумова Юлия Иван кызы эшкуарларны кабул итә.

Кабул итү белән беррәттән биредә эшкуарлар өчен түбәндәге темалар буенча бизнес-интенсив узачак:

1.      Топ-5 салым рисклары: үз позицияңне ничек якларга.

Спикер: Гобәйдуллина Альбина Рамил кызы - «АФ Палладиум» ҖЧҖ идарәче партнеры, икътисад фәннәре кандидаты.

2.      Таймменеджмент.

Спикер: Кузнецов Михаил Владимир улы - Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Казан шәһәре буенча җәмәгать вәкиле.

3.      "Җитәкче өчен 7 Гади кагыйдәләр»

Спикер: Финохин Андрей Евгений улы - IT эшмәкәр.

4.«Бизнесны җинаять эзәрлекләве»

Спикер: Бисеров Булат Гадел улы - «Бизнес коррупциягә каршы " ХСБ АНО юристы.

Барыгызны да актив катнашырга чакырабыз !

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International