2017 елның 30 маенда Кама Тамагы штп район мәдәният йортында Кама Тамагы муниципаль районы мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы җыелышы булып узды. Көн тәртибендә татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе - "Сабантуй - 2017"гә әзерләнү һәм аны үткәрү буенча мәсьәләләр каралды.