ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2018 ел
дүшәмбе

  20 апрель көнне Балалар китапханәсе “Китапханә төне” Бөтенроссия акциясендә катнашты. Балаларга әдәби - уен формасында биремнәр тәкъдим ителде. Катнашучылар төрле биремнәр үтәделәр: әкияти пазлылар җыйдылар, әдәби логик мәсәләләр һәм ребуслар чиштеләр, табышмакларга җавап бирделәр, мастер-класста катнаштылар. Чара ахырында хәзинә эзләүчеләр дипломнар белән бүләкләнделәр.

    Куйбышев Затоны поселок китапханәсе “Гүзәллеккә сак кагыл” исемле экологик сәнгать көне үткәрде.Әлеге чарада Кадет интернат-мәктәбенең 10-11 сыйныф укучылары катнашты.

    21 еннән 26 нчы апрельгә чаклы Туган якны өйрәнү музеенда “Тукай әсәрләре минем күңелемдә” исемле яңа балалар рәсеме күргәзмәсе ачылды. Әлеге күргәзмәдә район мәктәпләре башлангыч сыйныф укучыларының рәсемнәре куелган. 

    Чираттагы тапкыр Затон урта мәктәбе укучылары туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Укучылар кызыксынып музей экспонатлары белән таныштылар, экскурсоводны тыңладылар. 

    Бүген Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов район оешмалары җитәкчеләре, җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә үткәрде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International