ЯҢАЛЫКЛАР


18
май, 2018 ел
җомга

    Бүген 18 май көнне “Акчарлак” спорт сәләмәтләндерү комплексы базасында Кама Тамагы үзәкләштерелгән бухгалтерия хезмәткәрләре ГТО нормативларын үтәделәр. 

    18 май көнне  эшкә велосипедта акциясе үтте. Киләсе акция 21 сентябрьдә үтәчәк. Барыгызны да әлеге акциягә кушылырга чакырабыз.

    Татарстан Республикасы территориясендә давыл көтелә. 19 май көнне көндез һәм кич белән Татарстан Республикасында урыны белән яшеннәр, көчле җил 15-20 м/с, боз явуы ихтимал.

    Үзләренең профессиональ бәйрәмнәре алдыннан Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре “Ожившие герои прошлого” исемле кичке тарихи театральләштерелгән квест әзерләделәр. Кенәз Гагарин һәм хатыны квеста катнашучылар алдында пәйдә булып, үткәнне күз алдына китереп 19 гасырга, Гагариннар утарына юл тоттылар. Кенәз кунакларга үзенең утары турында тарихи истәлекләр сөйләде.   

    Халыкара гаилә көненә багышлап Затон поселок китапханәсе хезмәткәрләре чаралар үткәрделәр. Чара башта мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашында үтте, соңрак эстафетаны Затон урта мәктәбенең 4 сыйныф укучылары дәвам итте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International