2021 елның 1 октябреннән 2 октябренә кадәр Кама Тамагы ГИМС инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Ананьев, ГИМС дәүләт инспекторы Марс Идрисов һәм ГИМС штаттан тыш инспекторлары составында патруль төркеме Куйбышев сусаклагычындагы хәлне мониторинглау һәм суның түбән дәрәҗәсен тикшерү өчен КС-701 судносында рейд үткәрде.
Элегрәк су баскан урыннарда күп санлы саеккан участоклар барлыкка килгән, анда су дәрәҗәсе 10-15 см га җитә.
Тагын кешеләр балык тотарга үз судлары белән килүләрен дәвам итә. Судагы хәлләрне һәм җирлекнең үзенчәлекләрен белеп тормастан, аларның кайберләре төпкә утыра.
Очрашуларда ГИМС хезмәткәрләре судно йөртүчеләргә бары тик сыналган урыннарда гына йөрергә, ә таныш булмаган участокларда акваториядә куркынычсыз тизлек белән хәрәкәт итәргә һәм эхолоттан файдаланырга киңәш итте. Караңгы вакытта бары тик ут приборлары һәм борт утлары белән генә хәрәкәт итәргә кирәк.
Рейд барышында Болгар шәһәре районында, «вертолет» утравы янында һәм култыкларда саеккан участоклар ачыкланды. Балыкчыларга көймәләрдә чыгу күңелсез тәмамланмасын өчен киңәшләр язылган белешмәлекләр таратылды. Чираттагы тапкыр ГИМС хезмәткәрләре балык тоту вакытында, барыннан да элек, куркынычсызлык һәм аннан соң гына тоту турында уйларга кирәклеген искә төшерде.
ТР буенча Русия ГТХМ Баш идарәсенең ГИМС Үзәге
Кама Тамагы Муниципаль районы инспекторлык участогының
Дәүләт инсперкторы Н.Г.Нуриев