Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге өлкән буын гражданнарына «кайнар линия " телефоны буенча тематик консультация үткәрә.
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында территориаль бүлеге өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм аларның тормыш сыйфатын күтәрү төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында кулланучыларга тематик консультацияләр үткәрүне оештыра. Кулланучылар хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауның актуаль мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны буенча кулланучыларга консультация бирү 2021 елның 5 октябреннән 8 октябренә кадәр 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке аш 12.00 дән 12.45 кә кадәр) үткәрелә. Консультацияләрне 8 (84377) 2-12-46 телефоны буенча (Яшел Үзән территориаль бүлеге) алырга мөмкин.