Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге өлкән буын гражданнарына "кайнар линия" телефоны буенча тематик консультация үткәрә

2021 елның 11 октябре, дүшәмбе

Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең территориаль бүлеге (Татарстан) Яшел Үзән, Югары Ослан, Кама Тамагы, Кайбыч районнарында, системалы ярдәм һәм өлкән буын гражданнарының тормыш сыйфатын күтәрү буенча региональ программаны гамәлгә ашыру кысаларында, кулланучыларга тематик консультация бирүне оештыралар.

Кулланучылар хокукларын һәм кулланучылар законлы мәнфәгатьләрен яклау актуаль мәсьәләләре буенча кулланучыларны консультацияләү 2021 елның 5 октябреннән 8 октябренә кадәр 09.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр (төшке ашка тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр) уздырыла. Консультацияләрне телефон буенча алырга мөмкин:

-Зеленодольск территориаль бүлегенең 8 (84377) 2-12-46.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International