Балаларны көзге бозга әзерләү

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Мәгәриф министрлыгы тарафыннан уку башланганнан соң игълан ителгән куркынычсызлык айлыгы үткәрү уңаеннан һәм 2021 нче елның көзге чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.

2021 елның 21 октябрендә  Кама Тамагы инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев, «Кама Тамагы урта гөмуми белем биру мәктәбе»нең  укытучылары һәм башлангыч класс укучылары тарафыннан оештырылган «Тормыш куркынычсызлыгы нигезе» буенча ачык дәрестә катнашты.

Очрашуда кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балаларга үзләренең эшчәнлеге, сулыкларда район күләмендә үткәрелгән куркынычсызлык чаралары, көзге чорда сулыкларда кулланыла торган кагыйдәләр турында сөйләде. Балаларга боз кату чорында кулланыла торган кагыйдәләр турында видеороликлар күрсәтелде. Үткәрелгән чараларда 71 кеше катнашты.

Ачык дәреснең максаты итеп балаларны куркынычсызлык кагыйдәлэре белән таныштыру, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес юл табуны өйрәтү куелган иде. Хезмәткәр балаларга яхшы укуларын һәм көндәлек тормышта иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International