1918 елның 25 октябрендә Балчыклы авылында туа.4 класс белем алган. Аңа бик күп авырлыклар күрергә туры килә. Бик яшьли әнисез калалар. Энесен һәм ике сеңлесен карап үстерә. 3 ай окоп казый, бер ел Ясная Поляна урманыннан Тәмтегә урман ташыган.12 км ара үтеп Дәүләкидән Казанга утын ташый. Юдино стансиясендә вагон төяп торган. Ирләр күтәрә алмаслык йөкләрне дә күтәргән Гайшә әби.
Вакыты җиткәч Гайшә әби күрше авыл егетенә кияүгә чыга.Әмма бәхете озакка бармый, сугыш башланып ире фронтка китә. Ул аннан кире әйләнеп кайтмый. Шул вакытларда әтисе дә вафат була. Ул энесен һәм сеңелләрен карарга туган йортына кайта.Башка кияүгә чыкмый,балалары да юк, энесен үз баласы кебек үстерә. Гайшә әби гомере буе энесе гаиләсендә яши,армиягә озата, өйләндерә,балаларын үстерергә булыша. Бүгенге көндә энесе вафат. Гайшә әби энесенең улы гаиләсе белән авылда яши.103 яшендә булса да зиһене әйбәт ,күзе күрә,үз-үзен карап йөртә. Гайшә әби бар нәрсәдән дә канәгать, дөньялар гына тыныч булсын ди.