Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы район җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Бүген, 2021 елның 27 октябрендә, Кама Тамагы муниципаль районы Советының утырышлар залында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы каршындагы учреждениеләр, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, районның шәһәр һәм авыл җирлекләре башлыклары белән киңәйтелгән утырыш узды.

Киңәшмә барышында нотыклар белән түбәндәгеләр чыгыш ясады:

1. Яңа коронавируслы инфекция таратуга каршы тору чаралары турында.

Минвәлиев Ильяс Илдус улы - “Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе” ДАССУ баш табибы.

2. Катнаш инфекция таралуга бәйле вәзгыятьнең начарлану шартларында чикләү чаралары турында.

Сафин Роберт Мансурович - Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Яшел Үзән территориаль бүлеге башлыгы урынбасары.

3. Муниципаль район территориясендә кеше ресурсларын мобилизацияләүне тәэмин итү турында.

Заһидуллин Ринат Марат улы - Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

4. Авыл территорияләрен үстерү.

Ширибон Елена Валентиновна - авыл туризмын һәм территорияләрен үстерү буенча эксперт.

5. “Уют” муниципаль унитар предприятиесе эшчәнлеге, керем һәм чыгымнарның нәтиҗәлелеге турында.

Гыйльманов Илнур Илфат улы - «Уют» МУП директоры.

6. Зиратлар өчен җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү турында.

Вязникова Ирина Алексеевна - Кама Тамагы муниципаль районының мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе.

7. Карьерларның, гидротехник корылмаларның торышы турында (ГТС).

Заһидуллин Ринат Марат улы - Кама Тамагы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International