Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУНӘН килде:
2021 елның 28 октябрендә 18 сәгатьтән 29 октябрьдә 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында Консультация-кисәтү
2021 елның 29 октябрендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм иртән секундына 15 метрга кадәр көчле җил.;
- төнлә һәм көндез юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе киңәш итә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналарда булырга , чыгып йөрүне чикләргә киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмаска .
2. Әгәр көчле җил чыкканда урамда калсагыз, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортлар диварлары янында ышыкланырга ярамый, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материалларының төшүе ихтимал. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да карый.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Биек агачлар янында торырга ярамый, шулай ук алар белән янәшә куелган автотранспортка сынган ботаклар зур куркыныч тудыра .
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү бик куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук җилдә купкан түбә һәм декор элементлары куркыныч тудыра. Мондый куркыныч төзелә торган яки ремонтлана торган биналар тирәсендә күбрәк була.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджийдан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торакта яисә эш урыннарында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Бозлавык:
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга, кинәт тоткарлыксыз калырга кирәк. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына, шиннарның торышына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптика эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет кулланырга.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Җәяүлеләргә урамны җәяүлеләр өчен билгеләнгән урында гына кисәргә киңәш ителә. Хәрәкәт итүче транспорт алдында трассаны узмаска кирәк, чөнки юл катламы тайгак булу сәбәпле, автомобильнең тормоз юлы шактый арта. Бары тик транспорт агымын каршылап кына хәрәкәт итәргә. Югары күрүчәнлек жилетын кулланырга яки кием-салымга яктылыкны кире кайтаручы элементларны беркетергә.Игътибарлы һәм сак булыгыз!
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.