Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Мәгәриф министрлыгы тарафыннан уку башланганнан соң игълан ителгән куркынычсызлык айлыгы үткәрү уңаеннан һәм 2021 нче елның көзге чорында һәм боз кату чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.
2021 елның 29 октябрендә Кама Тамагы инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев, «Кама Тамагы татар урта гөмүми белем биру мәктәбе»нең укытучылары һәм укучылары тарафыннан оештырылган «Тормыш куркынычсызлыгы нигезе» буенча ачык дәрестә катнашты.
Очрашуда кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балаларга үзләренең эшчәнлеге, сулыкларда район күләмендә үткәрелгән куркынычсызлык чаралары, көзге чорда сулыкларда кулланыла торган кагыйдәләр турында сөйләде. Балаларга видеофилҗмнар күрсәтелде һәм рәсемнәр таратылды. Үткәрелгән чараларда 55 кеше катнашты.
Ачык дәреснең максаты итеп балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес юл табуны өйрәтү куелган иде. Хезмәткәр балаларга яхшы укуларын, көндәлек тормышта иминлек теләде.