Ноябрьдән башлап зыян күргән тармаклардан бизнес өчен «ФОТ 3.0» программасының икенче этабы кысаларында еллык 3 % ставка буенча ташламалы кредитлар бирү башлана.
Хөкүмәтнең 28.10.2021 № 1850 карары чыкты.
Кредит вакыты - 18 айдан артык түгел.
Кредит күләме - хезмәткәргә 12 айга 1 МРОТ.
Беренче ярты елда берни дә түләмәскә мөмкин - процент та, төп бурыч та, ә соңыннан 12 ай дәвамында кредитны тигез өлешләр белән капларга мөмкин.
«ФОТ 3.0» программасы буенча яңа кредитлар бирү 1 ноябрьдән 2021 елның 30 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
Ташламалы кредит буенча мөһим шарт: компанияләргә хезмәткәрләрнең санын 90 %тан да ким булмаган дәрәҗәдә саклап калырга кирәк. Бу күрсәткеч ФНС мәгълүматлары аша контрольдә тотылачак.
Кредитларны зыян күргән бизнеска гына бирәчәкләр. Өстәвенә, ОКВЭД кодлары исемлеге киңәйде. Элек анда 11 тармак иде, хәзер 17 тармак булды.