"Деловорот" телеграм-каналында чат-бот эшли башлады

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Иҗтимагый кабул итү бүлмәсенең кайнар линиясенә эшмәкәрләрдән үз предприятиеләре (оешмалары) эшен оештыру буенча күпсанлы сораулар килә. Сорауларның күп өлешенә җаваплар блок-схема һәм чек-битләр форматында «Деловорот» (https://t.me/delovorot) телеграм-каналында урнаштырылган.

"Деловорота" язылучылары беренчеләрдән булып законнардагы барлык соңгы үзгәрешләр турында белә, алар турыдан-туры эшкуарлык эшчәнлегенә кагыла. Яңа визуаль форматка Татарстанда гына түгел, ә Россиянең башка төбәкләрендә дә ихтыяҗ бар.

"Деловорот" телеграм-каналында Иҗтимагый кабул итү бүлмәсе юристлары хокук һәм законлы мәнфәгатьләрне яклауда ярдәм күрсәтә торган чат-бот эшли башлады, барлык мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәләр.  

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International