«Тикшерелгән бизнес» интернет-сайты

2021 елның 2 ноябре, сишәмбе

Бизнеска гамәлдәге законнар таләпләре турында оператив мәгълүмат бирү максатларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Прокуратурасы инициативасы буенча төзелгән «Тикшерелгән бизнес» (provbiz.ru) интернет-ресурсы эшли.

«Тикшерелгән бизнес»ның проблемалы сорауларга җентекле аңлатмалар бирә торган контроль (күзәтчелек) органнары белән үзара хезмәттәшлеге җайга салынган, типлаштырылган хокук бозулар һәм аларны булдырмау ысуллары турында мәгълүмат белән уртаклашалар. Шуның аркасында, бүген provbiz.ru сайтында тикшерүләр узу буенча гамәли рекомендацияләр белән файдалы белемнәрнең уникаль базасы җыелган. Ресурс 1 100 типлаштырылган хокук бозудан һәм аларны булдырмый калу ысулларыннан гыйбарәт. Шулай ук сайтта эшкуарларда контроль (күзәтчелек) органнары белән хезмәттәшлек барышында барлыкка килә торган тормыш хәлләре буенча 3 500 дән артык сорау-җавап җыелган.

 ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International