Бүген, 2021 елның 3 ноябрендә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы президиумы утырышы булды, анда карар кабул ителде:
1. Кама Тамагы муниципаль районы Советының чираттагы 15 нче утырышын оештырырга.
2. Дүртенче чакырылыш муниципаль район Советының чираттагы 15 нче утырышы көн тәртибен билгеләргә.
Көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләрне кертергә:
1. Кама Тамагы муниципаль районының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы турында.
2. 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты проекты турында.
3. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «2021 елга, 2022 һәм 2023 елларның планлы чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты турында» 2020 елның 14 декабрендәге 18 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында (04.05.2021 ел, 01.07.2021 ел, 42 номерлы карар редакциясендә).