Милеккә салым салына торган күчемсез мөлкәт объектлары (объекты) булган балигъ булмаган балалар, аларның яшенә, мөлкәти торышына һәм башка критерийларына карамастан, шулай ук алар тарафыннан бу милек кулланыламы яисә юкмы икәнлегенә карамастан, тулы хокуклы салым түләүчеләр булып торалар.
Шул ук вакытта мөлкәткә салым аларны ата-аналары, уллыкка алучылар, опекуннар, попечительләр (балигъ булмаган балаларның законлы вәкилләре) түли.
Бу мөлкәт һәм аның хуҗасы турындагы белешмәләрне салым органнары теркәү органнарыннан (Росреестр, ЮХИДИ, Пенсия фонды, ЗАГС) алалар.
Салым органнары салым салу объектларының һәркайсы буенча мөлкәткә салым исәпли, салым хәбәрнамәсен төзи һәм түләү вакыты башланганчы аны балигъ булмаган милекчене теркәү (яшәү урыны) урыны буенча җибәрә.
2020 елда физик затларның милек салымнарын түләүнең иң чик срогы - 2021 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча.