Бүген, 2021 елның 8 ноябрендә, дүртенче чакырылыш Кама Тамагы муниципаль районы Советының 15 нче чираттагы утырышы узды.
Анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Кама Тамагы муниципаль районының 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына социаль-икътисадый үсеш фаразы турында.
2. 2022 елга һәм 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты проекты турында.
3. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты турында» 2020 елның 14 декабрендәге 18 номерлы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү хакында (04.05.2021 ел, 01.07.2021 ел, 42 номерлы карар редакциясендә).
4. Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советының «Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының Контроль-хисап палатасы турындагы нигезләмәне (яңа редакциядә) раслау турында» карарына үзгәрешләр кертү хакында) 01.07.2021 № 52.