3 ноябрьдә Кама Тамагы муниципаль районының 2022 елга һәм 2023-2024 еллар план чорына бюджеты проекты буенча даими депутат комиссиясе утырышы булды.
Киңәшмәдә катнаштылар: муниципаль район Советының бюджет, салымнар һәм финанс буенча даими комиссиясе депутатлары, Совет аппараты җитәкчесе, муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты бүлекләре башлыклары, финанс-бюджет оешмалары җитәкчеләре, муниципаль районның контроль-хисап палатасы.
Утырышның көн тәртибендә 2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы бюджеты проекты турында мәсьәлә күтәрелде.