Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы комитеты ярдәмендә Бөтенроссия экологик диктант узачак

2021 елның 9 ноябре, сишәмбе

2021 елның 14 ноябреннән 21 ноябренә кадәр Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы комитеты ярдәмендә Россиякүләм экологик диктант узачак.

Экодиктант - халыкның төрле катлавы арасында экологик белемнәрне популярлаштыруга, экологик хокук бозуларны кисәтү чарасы буларак экологик грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм экологик иминлекнең төп өлеше булган ел саен үткәрелә торган проект.

Экодиктант тест форматында узачак, аңа 25 мәсьәлә керә. Биремнәр 4 категория катлаулылык буенча дифференциацияләнгән:

- 12 яшьтән кечерәк балалар,

- яшүсмерләр 12 яшьтән 18 яшькә кадәр,

- профильле белемсез яисә экология өлкәсендәге тәҗрибәсез өлкәннәр,

- профильле белемле яки экология өлкәсендәге тәҗрибәсе булган өлкәннәр.

Узган ел республикадан 16 226 кеше катнашты, шул исәптән 11 195 укучы. Татарстан Республикасы Россия Федерациясендә катнашучылар саны һәм җиңүчеләр саны буенча 1 урынны алды (4772 җиңүче).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International