Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Мәгәриф министрлыгы тарафыннан уку чоры вакытында игълан ителгән куркынычсызлык айлыгы үткәрү уңаеннан һәм 2021 нче елның көзге боз кату чорында сулыкларда куркынычсызлыкны булдыруга юнәлтелгән чараларны үтәү буенча Кама Тамагы кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясендә дайми эш алып барыла.
2021 елның 11 ноябрендә Кама Тамагы инспекциясенең дәүләт инспекторы Нияз Нуриев «Рудник урта гомүми белем биру мәктәбе»нең укытучылары һәм укучылары тарафыннан оештырылган класс сәгатендә катнашты.
Очрашуда Нияз Нуриев балаларга үзләренең эшчәнлеге, сулыкларда район күлэмендә үткәрелгән куркынычсызлык чаралары, көзге чорда сулыкларда кулланыла торган кагыйдәләр турында сөйләде. Үткәрелгән чараларда 36 кеше катнашты.
Очрашуның максаты итеп балаларны куркынычсызлык кагыйдәләре белән таныштыру, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дөрес юл табуны өйрәтү куелган иде. Хезмәткәр балаларга яхшы укуларын, көндәлек тормышта иминлек теләде.